Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Тәмәке гомерне кыскарта!"

Китапханәдә 6 сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчесе – Баһавиева Алсу Сәлимовна) “Тәмәке гомерне кыскарта!” дип аталган сөйләшү булып узды. Балалар белән тәмәке тартуның бик начар гадәт булуы, тәмәкенең кеше организмына зыяны,  сәламәтлекнең кадерен белергә кирәклеге турында фикер алыштык. Укучы балаларга әлеге начар гадәтнең организмны әкренләп үтерә баручы чын явыз булуы турында аңлатылды.  Тәмәке муляжыннан чыккан “үлем”, “туберкулёз”, “үпкә рагы”, “ютәлләү”, “тешләр саргаю”, “акчаны яндыру” һ.б. язулар укучыларны уйланырга мәҗбүр итте.  Балаларның  күпчелеге «Безнең өйдә тәмәке тартучы юк!» – дип сөенделәр һәм “Тәмәке гомерне кыскарта!” дигән өндәмәгә үзләренең каршылыкларын белдереп имзаларын куйдылар.