Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Онытырга хакыбыз юк!”- сыйныф сәгате

Гимназиянең 5 сыйныф укучылары белән “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле X Халыкара акциядә катнаштык. Шул уңайдан “Онытырга хакыбыз юк!” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде.

“Герой балалар” исемле видеофильмны карау белән башланып киткән әлеге чарада укучыларга Бөек Ватан сугышының илебез өчен бик зур югалтуларга китерүен, тылдагы михнәтле тормышның авырлыгын, сугыш чоры балалары язмышын чагылдырган әсәрләрдән өзекләр уку оештырылды. Балалар Ватан сугышы ордены һәм сугыш ветераннарының сугышчан бүләкләре коллекциясе белән дә таныштылар. Авылыбызның горурлыгы, легендар шәхес, полк улы Камил Шакиров, Гаян Әхмәтшин турындагы истәлекләрне уку да балаларга бик ошады. Чара барышында балалар батырларны 1 минут тынлык белән искә алдылар. Мондый чараларның яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур. Чарада 12 укучы, 2 педагог катнашты.