Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

#Балаларга сугыш турында укыйбыз

Гимназиянең 1 һәм 4 сыйныф укучылары белән “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле X Халыкара акциядә катнаштык. Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.

Балалар белән Бөек Ватан сугышының үзәк өзгеч вакыйгалары турында әдәби әсәрләрдән өзекләр, хикәяләр, шигырьләр укып фикер алыштык. Герой-пионерларның батырлыгы турындагы хикәяләрне уку чарада катнашучы балаларны да бик тетрәндерде. Алар фашистларның явызлыгына нәфрәтләрен белдереп фикерләре белән уртаклаштылар. 1 минут тынлык белән Ватан сугышы батырларын искә алдык.

Чараның икенче өлешендә балаларга Георгий тасмалары өләшенде һәм әлеге тасманы бәйләү буенча осталык классы үткәрелде. Җиңү бәйрәме өчен кәгазьдән тынычлык кошлары кисеп символик бүләкләр һәм тематик рәсемнәр ясадык. Чарада 14 бала, 3 педагог  катнашты.