Әмирәдә - кунакта
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында волонтерлар белән мөмкинлекләре чикләнгән авылдашыбыз Әминова Әмирә (7 яшь) янына хәл белергә бардык Әмирә бик аралашучан, бик кызыксынучан бала, безнең килгәнгә бик сөенде, үзенең хәлләрен сөйләде, безнең эшләребез белән дә кызыксынды. Әмирәгә, аның әти-әнисенә, әби-бабасына исәнлек-саулык теләп, тагын шушындый очрашулар наыйп булсын, дигән теләктә аерылыштык