Язгы мәрхәмәтлелек атнасы
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында волонтерлар белән I группа инвалид Гомәрова Наҗия апаның хәлен белергә бардык. Наҗия апа безгә үзенең тормышыннан канәгать булуы турында, безгә дә һәр туар көнгә сөенеп яшәргә кирәклеге турында сөйләде. Мөмкинлекләре чикләнгән булса да тормыштан тәм һәм ямь табып яшәүче авылдашыбыз Наҗия апаның рухи ныклыгына сокланып, йорт-җиренең чисталыгына, хуҗалыгындагы тәртипкә сокланып кайттык без.