"Яшь эколог" мәктәбе
Яшь экологлар белән язгы табигатьне күзәтер өчен мәдәният йорты янындагы бакчага җыелдык. Яшь чыршыларның төпләрен кардан ачтык, яшь агачларның ничек кышлаулары турында сөйләштек. Агачларны танырга өйрәндек, алардагы бөреләрнең ни рәвешле булуларын күзәттек. Яз көне җир өслегенең нинди үзенчәлекләре булуы турында фикер алыштык. Балалар белән үзебез яшәгән төбәктәге үсемлек һәм хайваннар дөньясын тирәнтенрәк өйрәнергә, экология проблемалары белән якынрак танышырга, сәламәтлегебезгә игътибарлы булырга, табигать гүзәллеген күрә белергә, тормышны тагын да яратырга кирәклеге турында сөйләштек.