Георгий тасмасы - Җиңү билгесе
„Георгий тасмасы” — Бөек Ватан сугышында Җиңү хакында хәтер символы, дөньяны фашизмнан азат иткән ветераннарга рәхмәт билгесе ул. Шушы уңайдан волонтерлар белән „Георгий тасмасы” Бөтенрәсәй акциясенә кушылып авылдашларыбызга әлеге тасмаларны өләштек. Тасманың кызгылт-сары һәм кара төсләре ялкын һәм төтенне аңлатуын, алар солдатның яу кырындагы каһарманлыгын символлаштыруы турында сөйләдек.