Кошлар - безнең дуслар!
Китапханәдә Халыкара кошлар көне уңаеннан "Кошлар - безнең дуслар!" дип аталган экологик дәрес үткәрелде. Балалар белән “Хуш киләсез, кошкайлар!” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды. Кышлаучы һәм җылы яктан кайтучы кошлар турында әңгәмәдән соң, балалар белән сандугач, сыерчык сайрауларын тыңладык. Кошларның кеше ярдәменә мохтаҗ булулары турында аңлатылды. Шуннан соң балалар белән кошлар рәсемнәрен ясау оештырылды һәм әлеге рәсемнәрдән “Кошлар – безнең дуслар!” исемле күргәзмә оештырылды.