Китап очраштыра, китап дуслаштыра!
24-31 март көннәрендә китапханәдә Балалар китабы атналыгы уңаеннан “Китап атналыгы” уздырылды. Атналыкның беренче көне “Китап ничек туа?” исемле китапханә дәресе белән башланды. Балалар электрон презентация ярдәмендә китапның структурасы, библиографик индексы, китапның автордан алып нәшриятка килеп җиткәнче нинди юллар үтүе турында белделәр. Атналыкның икенче көнендә китап укучы балалар белән «Иң яхшысы - балаларга” исемле китап күргәзмәсе янында әдәби сөйләшү үтте. Күргәзмәгә “Балачак энциклопедиясе” китаплары, “Балачак әдипләре” исемле белешмәлекләр куелды. Өченче көндә “Күп укыган – күп белә” исемле викторина үткәрелде. Балалар ике командага бүленеп китап тарихы, китапханә структурасы, балалар язучылары иҗатлары турындагы мавыктыргыч сорауларга җаваплар бирделәр. Алдагы көннәрдә балалар үзләре укыган әсәрләр буенча рәсемнәр ясадылар. Алардан “Балалар иҗаты” исемле күргәзмә оештырылды. Шулай ук китап укучы балалар белән гимназиянең “Алтын битлек”драма түгәрәгенә йөрүче балалар белән “Тылсымлы китап” исемле спектакль карау оештырылды. Әлеге спектакльнең эчтәлеге балаларны китапны яратырга, китап укуның кешене яктылыкка илтүе турында иде. Атналыкның йомгаклау көнендә “Китап очраштыра, китап дуслаштыра” исемле чара үткәрелде. Китап укучы балалар белән атналыкта эшләнгән эшләргә йомгак ясалды. Актив катнашкан китап укучыларга китапханәнең истәлек бүләкләре һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды.
24-31 марта в библиотеке прошла Неделя детской книги, целью которой является популяризация чтения среди школьников. С читателями были проведены библиотечный урок, викторина, беседы, обзоры книжных выставок, познавательные игры, смотрели театрализованное выступление “Тылсымлы китап”. Всего на мероприятиях присутствовало – 30 читателей.