“Ватаным – Татарстан – Наш дом!”
Китапханәдә ТАССР ның төзелүенә 100 ел уңаеннан “Ватаным – Татарстан – Наш дом!” дигән исем астында китаплар күргәзмәсе төзелде. Цитата итеп Хәсән ага Туфанның түбәндәге шигъри юллары алынды.
Кайларда соң шушы әкияттәге
Иң дә ямьле, асыл ил? — дисәм,
Йөри торгач белдек: бу дөньяда
Иң матур ил — безнең җир икән!
Күргәзмәнең 1 бүлегенә Татарстан тарихы буенча китаплар куелса, 2 бүлеккә тарихи шәхесләр турындагы китаплар куелды. Әлеге күргәзмә янында китап укучылар белән тематик әңгәмәләр һәм күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясау даими оештырыла.
В библиотеке была организована книжная выставка “Ватаным – Татарстан – Наш дом!”, в рамках мероприятий посвящённых 100-летию Татарской АССР, которое будет отмечаться в 2020 году. Выставка знакомит читателей с историей образования ТАССР, с ее социально-экономическим, общественно-политическим и культурным развитием.