“Иң яхшыны укыр вакыт!"
5 март көнне безнең китапханә укучылары “Иң яхшыны укыр вакыт: А. Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” республика акциясенә кушылды. Китаплардан “Укыйбыз” дипп аталган күргәзмә оештырылды. Китап укучы балалар электрон презентация ярдәмендә А.Алиш ис. мәртәбәле премиянең ни өчен һәм кемнәргә бирелүе турында белделәр. Балалар Х.Халиков, Р.Батулла, Җ.Дәрзаман, Р.Бәшәр, Ш.Галиев, Р.Корбан китапларыннан үзләренә охшаган урынны укып иптәшләренә тәкъдим иттеләр. Чара ахырында балаларга Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары Л.Ихсанова, Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин, Р.Мингалим, Н.Каштанов, Л.Сабирова, А.Гыймадиев китапларын да укырга тәкъдим ителде.