Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Еникине укыйбыз"

Китапханәнең уку залында татар халык язучысы Ә.Еникинең  тууына 110 ел тулуга багышланган “Еникине укыйбыз” дип аталган әдәби чара үтте. Әлеге матур чара “Еникине укыйбыз” төбәкара акциясенә кушылып үткәрелде. Чарада катнашкан китап укучылар белән күренекле татар язучысы, прозаик, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы Әмирхан ага Еникинең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Әдипнең “Матурлык”, “Бала”, “Әйтелмәгән васыять” әсәрләреннән өзекләр укылды, фикер алышу оештырылды. Ә.Еники әсәрләрендә кеше тормышында зур әһәмияткә ия булган дуслык, намус, шәфкатьлелек, кешелеклелек кебек рухи кыйммәтләр Ватан язмышы белән  бик оста сурәтләнә һәм китап укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный.(14 китап укучы катнашты)