Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Дустыбыз Интернет

Китапханәдә “Дустыбыз Интернет” исемле информацион сәгать үткәрелде. Максат - балаларны ”Интернет” сүзенең мәгънәсе белән таныштыру, Интернет  челтәренең файдалы һәм кире якларын аңлату, укучыларда компьютер, Интернет, аннан алган мәгълүматны дөрес куллану культурасы тәрбияләү.

 Балалар электрон презентация ярдәмендә Интернеттан файдалануның куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук социаль челтәрләрдән файдалануның да уңай һәм тискәре яклары булуы турында аңлатылды. (12 китап укучы)