"Туган телем – сөйгән телем”
Бүген гимназиядә башлангыч сыйныф укучылары белән Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телем – сөйгән телем” исемле бәйрәм үткәрелде.
“Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте һәм тарихи көзгесе ул. Ә безнең туган телебез – татар теле. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор”, - дип сөйләде китапханәче балаларга.
Балалар презентация ярдәмендә әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, тел турындагы сорауларга җаваплар таптылар, татар халык уеннары уйнадылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Укучылар халык авыз иҗаты әсәрләре турындагы белемнәренең дә тирән булуын күрсәттеләр. Табышмакларга җаваплар таптылар, әкият геройларын танып күрсәтә белделәр, мәкальләрне аңлап дәвам иттеләр. Чара бергәләшеп “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды. (21 бала, 3 педагог)