“Туган телем – татлы тел”
Зур Сәрдек авылы “Әкият” балалар бакчасында Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телем – татлы тел” исемле чара үткәрелде. Балалар белән татар халык авыз иҗаты әсәрләре – бишек җырлары, санавычлар, алдавычлар, юаткычлар, тизәйткечләр, такмаклар, тел көрмәкләндергечләр, үртәвечләр, табышмаклар, мәкальләр, әкиятләр турында сөйләштек. “Балалар фольклоры” исемле китаптан зиһенне сыный торган уеннар уйнадык. Балалар “Алтын балык”, “Алтын кашык”, “Алтын хәзинә”, Р.Ягъфәровның “Кәҗә-мәкәрҗә”, “Балаларга – әкиятләр”, “Татар халык әкиятләре” исемле китаплар белән таныштылар. (47 бала катнашты).