“Без Җәлилне укыйбыз”
Китап укучы балалар белән герой-шагыйрь М.Җәлилнең туган көне уңаеннан “Без Җәлилне укыйбыз” исемле библиографик дәрес үткәрелде. Балаларга шунда ук китаптан дөрес итеп файдалану кагыйдәләре аңлатылды.Китап фонды янында Җәлил китапларына күзәтү ясалды, шагыйрьнең иҗаты буенча библиографик әңгәмә үткәрелде. Купка авылы мәдәният йорты директоры Галимова Захидә Мидхәт кызы балаларга “Вәхшәт” шигырен, Шакирова Иделия “Кечкенә дусларга” китабыннан “Ишек төбендә”, Хәсәнова Диләрә “Сержант”, Ишмөхәммәтова Зилә “Батырлык турында” исемле шигырьләрен укыдылар. Әлеге чара “Салют сиңа, Муса Җәлил!” исемле җыр белән тәмамланды. (11 китап укучы)