“Салют сиңа, Муса Җәлил!”
Гимназиянең 8 сыйныф укучылары белән “Салют сиңа, Муса Җәлил!” исемле квест-уен оештырылды. Балалар Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы моментларга бәйле рәвештә төрле биремнәрне үтәп музейда, элемтә бүлекчәсендә, грим бүлмәсендә, фойеда булган каршылыкларны үтәп китапханәгә үтеп керделәр. Музейда балаларга Социалистик Хезмәт герое К.Ф.Шакиров турында, элемтә бүлекчәсендә М.Җәлилнең “Хат ташучы” поэмасы турындагы биремнәрне үтәргә туры килде. Җәлилнең зур сәнгатьтәге роле турындагы сорауларга дөрес җаваплар биргәннән соң балалар грим бүлмәсенә керергә рөхсәт алдылар. Анда аларны сәнгать җитәкчесе Фаттахова Нурфия апалары каршы алды һәм “2019 ел- Театр елы” уңаеннан укучыларга артистның сәхнә арты тормышы турында кызыклы итеп сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, яңа театраль терминнар өйрәнделәр. Фойеда ял итәргә тукталгач, сугышка кадәргә чор балалары уйнаган уеннар оештырылды. Шуннан соң, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре хореограф Шәймәрданова Альмира апалары балаларга чабата биюе буенча осталык классы үткәрде. Барлык биремнәрне үтәгәннән соң уенда катнашучы балалар китапханәгә юл алды. Анда “Талантлы шәхес һәм патриот шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. “Муса Җәлил” исемле фильм карадылар. Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Татарстанның атказанган укытучысы Зиатдинова Гөлсинә Вагыйзь кызы балаларга Җәлилнең “Күлмәк” шигырен сөйләде, балалар үзләре дә “Кечкенә дусларга” исемле китаптан шигырьләр өйрәнеп килгәннәр иде. Чарада катнашучылар белән каһарман шагыйрь М.Җәлилнең батырлыгы беркайчан да онытылмасын, алдагы буыннар да герой-шагыйрьнең үлемсезлеге белән горурлансын, шигырьләрен укып хисләнсен, дигән теләктә аерылыштык. (18 укучы, 2 укытучы)