Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Гаилә бәхете - ил бәхете

Халыкара гаилә көне уңаеннан китапханәдә "Гаилә бәхете – ил бәхете" исемле чара үткәрелде. Әлеге чарага китап укучы балалар һәм күп балалы әниләр (әтиләр эштә – эш вакыты бит) – Закирова Роза, Моратова Ландыш, Ганиева Әсфирә дә килделәр. "15 май - Халыкара гаилә көне" исемле электрон презентация аша балаларга гаилә, анда яшәүчеләрнең үзара мөнәсәбәте, шәҗәрә, өлкән буыннарга хөрмәт турында аңлатылды. Шуннан соң балалар гаиләне ничек аңлауларын рәсемнәр аша ясап күрсәттеләр. Гимназиядә эшләүче "Алтын битлек" драма түгәрәгенә йөрүче укучылар "Сездә ничек – бездә шулай" дип аталган гаиләнең бер көне турында миниатюра күрсәттеләр. Китапханәче балаларны бакчада үсүче витаминлы үләннәрдән язгы салат ясарга өйрәтте. Шулай ук бу көнне балалар матур итеп салфеткалар белән өстәл бизәү серләренә дә өйрәнделәр. "Әниләрдән киңәшләр" дигән өлештә   күп балалы әни кеше Моратова Ландыш апалары балаларга бик матур фикерләр әйтте. Чара ахырында коймак белән тәмле итеп үлән чәе эчү оештырылды.  Әлеге чарада 30 китап укучы катнашты.