Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Көчле рухлылар. Партизаннар һәм разведчиклар турында укыйбыз"

Бүген китапханәгә авылыбызның “Әкият” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар кунакка килделәр. Алар китапханәгә килергә, анда өстәл уеннары уйнарга, китаплар укырга, рәсем ясарга бик яраталар. Ә бүген алар өчен “Көчле рухлылар. Партизаннар һәм разведчиклар турында укыйбыз” исемле чара хәзерләнгән иде. Кереш әңгәмә барышында балаларның Бөек Ватан сугышы, башкомандущий Сталин, генерал Жуков, партизаннар һәм разведчикларның  батырлыгы, Гитлер һәм фашист илбасарларының явызлыгы турында шактый күп мәгълүматлы булулары ачыкланды. Сугыш чоры балаларының авыр язмышлары, ятимлек ачысы, ачлык михнәте турында да балалар бик тетрәнеп тыңладылар. Герой пионерларның батырлыгы турындагы рәсемнәрне кызыксынып, горурланып карадылар. Соңыннан балалар үзләре дә темага туры китереп рәсемнәр ясадылар. Тыныч, мул тормышта яшәгән әлеге балалар өчен сугыш темасы авыр тема булса да, алар батырлар белән горурланырга һәм тынычлыкның кадерен белергә өйрәнеп үсәрләр. (20 бала, 2 тәрбияче)