Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Бар һөнәр дә мактаулы!

4 сыйныф укучылары белән “Бар һөнәр дә мактаулы” исемле уен үткәрелде. 2019 ел – Эшче һөнәрләр елы уңаеннан төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Балалар 2 командага бүленеп һөнәр ияләре, ул һөнәрнең әһәмияте, үзенчәлеге, һөнәр ияләренең эш кораллары турындагы сорауларга җаваплар таптылар. Киләчәктә үзләре сайлыйсы һөнәр турында рәсемнәр ясадылар, һөнәр турында башваткычлар чиштеләр.

Уен ахырында китапханәдә өстәл уеннары уйнап ял иттеләр, өйгә китаплар яздырып алдылар.