Театр яктылыкка, нурга илтә...
Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 ел Театр елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә “Театр яктылыкка, нурга илтә...” исемле китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә татар театры тарихына кагылышлы китаплар, театр белеме буенча энциклопедик белешмәлек, танылган артистлар турындагы китаплар куелды. Ел дәвамында әлеге күргәзмә китап укучыларга хезмәт күрсәтәчәк.