Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Һәрбер һөнәр мактаулы!"

Җәмгыятьнең һәм бизнесның игътибарын киләчәктә ихтыяҗ туачак һөнәрләргә юнәлтү, аларның популярлыгын арттыру, югары һөнәри стандартлар урнаштыруга шартлар тудыру максатыннан 2019 ел – Татарстанда Эшче һөнәрләр елы булып игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә “Һәрбер һөнәр мактаулы” дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә куелган китаплар һәм рәсемле материаллар белән китап укучылар бик теләп таныша. Китапханәдә әлеге китап күргәзмәсе янында ел дәвамында китап укучылар белән тематик чаралар үткәреләчәк.