Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Бөек Җиңүгә - дан!

"Бөек Җиңүгә дан!"  дип аталган информацион сәгать булып узды. Әлеге чарага гимназиянең 1 сыйныф укучылары килде. Китапханәче укучыларга электрон презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы, илебезнең әлеге канкойгыч сугышта җиңүенең әһәмияте, тынычлыкның кадере турында сөйләде. Балаларга "Сугыш чоры балалары" дигән фильм күрсәтелде.  Чара ахырында балалар белән күмәк иҗади эш башкарылды - "Безгә тынычлык кирәк!!! " дип исемләнгән плакат ясалды. Әлеге чарада 9 китап укучы катнашты.