Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Ветеран янында

8 май, 2016. Китап укучы балалар белән Зур Сәрдек авылында яшәүче сугыш ветераны Вәлиев Әхәт абый янында булдык. Әхәт абый балаларга үзенең сугышта үткән юлы, тыныч тормыштагы хезмәте турында сөйләде. 7 май көнне ветеран авылдашыбыз Президентыбыз Рөстәм Минниханов янында кунакта булып кайткан иде. Шул турыда да бик тәфсилләп сөйләде Әхәт абый. Тыныч тормышның кадерен белеп, дус һәм тату яшәргә кушты. Балалар Әхәт абыйга чәчәкләр тапшырдылар. Әхәт абый белән бергәләп “Дорога на Берлин” исемле фильмнан өзек карадык. Әлеге фильмны 6 кеше карады.