Кечкенә артистлар китапханәдә кунакта
Китапханәгә Кыш бабай, Кар кызы, Әпәләй, Тәпәләй һәм башка әкият геройлары кунакка килде. Алар "Театр яктылыкка, нурга илтә..." исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар, өстәл уеннары уйнадылар, Кыш бабайның биремнәрен үтәделәр, яңа китаплар белән таныштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы балаларны искечә Яңа ел белән котлап матур теләкләрен җиткерделәр.