Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Кыш бабай призына шахмат-шашка турниры

Яңа ел бәйрәменең ял көннәрендә мәдәният йорты фойесында  шахмат-шашка турниры уздырылды. Берничә көн дәвам иткән әлеге бәйгедә 8 яшьлек мәктәп укучылары да, 80 яшьлек өлкән авылдашларыбыз да көч сынашты һәм төрле яшь номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Шашка турнирында I урынны - Валиуллин Ләбиб абый (80 яшь), II урынны - Шагабиев Ринас  (25 яшь),  III урынны - Сөләйманов Зөлфәт (20 яшь) һәм Галимҗанов Маратлар бүлештеләр. Шахмат бәйгесендә призлы урыннарны Ишмөхәммәтов Марат (53 яшь), Хөсәенов Тәлгать (64 яшь), Шәфигуллин Айнур (24 яшь), Ульданов Раил (48 яшь), Нәҗипов Ниязлар бүлеште. Бәйгедә катнашкан Хисмәтуллин Айзатка да (8 яшь) Кыш бабайның "Җиңүгә омтылышы өчен" дигән призы бирелде. Ярышта җиңүчеләргә Ишмөхәммәтов Марат әзерләгән истәлек бүләкләре тапшырылды.