Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Театр яктылыкка, нурга илтә...

Китап укучы балалар белән "Театр яктылыкка, нурга илтә..." исемле китап күргәзмәсе белән танышу үткәрелде. 2019 ел - Россиядә Театр елы уңаеннан төзелгән әлеге күргәзмәгә татар театры тарихына багышланган китаплар, күренекле артистлар турындагы китаплар, Кукмара төбәге артистлары турындагы "Әйдә, халыкка хезмәткә!" исемле брошюра һәм  темага туры килә торган башка китаплар куелды. Укучылар белән М.Г.Арслановның "Татар театры. Энциклопедик сүзлек-белешмә" исемле китаптан театраль терминнар - анонс, антракт, аншлаг, реквизит, амфитеатр, комедия, трагедия, амплуа, театр, спектакль турында укып белдек. Әлеге чарада 15 китап укучы һәм гимназиянең "Алтын битлек" драма түгәрәге җитәкчесе Сәфәргалиева Гөлфия Васыйл кызы катнашты.