Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Бердәм Хокук дәресе

Китапханәдә Бердәм Хокук дәресе көне уңаеннан  “Кем хокукны бозды?” исемле эшлекле уен үткәрелде.

Максат: яшьләргә конституцион хокуклар һәмбурычлар турында белемнәр бирү; үз хокукларыңны курыкмыйча яклый белергә өйрәтү; гаделлек, миһербанлылык, шәфкатьлелек, толерантлык тәрбияләү. Электрон презентация ярдәмендә катнашучыларга безнең илебезнең Төп Законы – Конституция билгеләве турында аңлатылды.

Россия Конституциясендә ―Кеше, аның хокуклары һәм иреге югары кыйммәткә ия, диелгән. Бу безнең Конституциябезнең төп фикере. ― Ә нәрсә соң ул хокук? Безнең нинди хокукларыбыз бар? Катнашучылар белән әнә шул турыда әңгәмә оештырылды. Соңыннан тормышта еш очрый торган бәхәсле ситуацияләрдә кем хаклы, кем хаксыз булуы турында фикерләр тыңланды. Фикер алышуларда Әскәров Ришат, Әскәров Самат, Бобокулов Зафар, Шәфигуллин Айнур, Сафин Зөфәрләр катнаштылар. Җавапларның дөреслеген РФ Конституциясеннән карап белдек. Катнашучыларга гражданнарның хокукларын яклау буенча белешмәлелектән мәгълүматлар укып аңлатылды. Чарада 10 кеше катнашты.