Мәрхәмәтлелек көне
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп мөмкинлеге чикләнгән авылдашыбыз Фәтхетдинова Тәслимә апа янында булдык. Аңа чәй күчтәнәчләре тапшырдык. Аның белән мәдәният яңалыклары, ил-көн вакыйгалары турында сөйләштек. Тәслимә апа бик күңеле булып, безне тагын чакырып калды.