Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Геройлар үлмиләр!

Ватаныбыз Геройлары көне уңаеннан мөмкинчелекләре чикләнгән авылдашларыбыз өчен музейга экскурсия оештырылды. Авылыбызның легендар шәхесе - Бөек Ватан сугышы ветераны, полк улы, VII чакырылыш СССР Югары Советы депутаты, КПССның 23 съезды делегаты, Социалистик Хезмәт Герое  Шакиров Камил Фаяз улы турындагы стенд янында әңгәмә оештырылды. Өлкән буын вәкилләре Купка авылыннан килгән Ситдикова Сәлимә апа, район ветераннар советы рәисе урынбасары Халиуллин Камил абый Герой Камил ага Шакиров турындагы бик матур җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Әйе, геройлар үлмиләр, алар әнә шулай халык хәтерендә мәңге яшиләр.