Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Тормыш матур, тормыш күңелле”

3 декабрь көнне Зур Сәрдек мәдәният йортында җирлегебездә яшәүче мөмкинчелекләре чикләнгән авылдашларыбыз хөрмәтенә “Тормыш матур, тормыш күңелле” дип аталган дип аталган бәйрәм оештырылды. Бу игелекле чара мәдәният хезмәткәрләре хәзерләгән бай эчтәлекле концерт белән башланып китте. Районның ветераннар советы рәисе Иванов В.К., район инвалидлар җәмгыяте рәисе Нигмәтҗанов Р.А., җирлекнең ветераннар советы рәисе Закиров Ш.Б., җирлекнең инвалидлар җәмгыяте рәисе Газизов З.Г. бәйрәмгә килгән тамашачыларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәргә чакырдылар.  Концерттан соң бәйрәмгә килгән авылдашларыбыз өчен лотерея уеннары, спонсорлар көче белән хәзерләнгән чәй өстәле, фойеда шашка турниры, төрле кызыклы уеннар, музейга экскурсия оештырылды. Бәйрәмгә килгән һәркем ял итеп, кешеләр белән аралашудан тәм табып, яшәр өчен рухи азык алып таралышты. Әлеге чарада  мөмкинчелеге чикләнгән 80 кеше катнашты.