Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Тукай безнең күңелләрдә”

Сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Зур Сәрдек авылының “Әкият” балалар  бакчасында “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән чара үткәрелде.

Максат:

Габдулла Тукай иҗаты белән танышып, аның әсәрләре аша балаларга телебезнең матур, татлы, аһәңле, моңлы икәнлеген аңлату. Туган телебезнең рухи байлыгыбыз хәзинәсенә ачкыч булуын төшендерү.

 

Китапханәченең балалар белән Г.Тукайның балачагы, иҗаты турындагы кереш әңгәмәдән соң, балалар “Тукай – балаларга” дип исемләнгән электрон презентация карадылар. Тукайның балалар өчен язган китапларына күзәтү ясалды. Зурлар төркеменә йөрүче балалар Тукайның “Су анасы” әкиятен рольләргә бүлеп сөйләделәр. Балаларга “Нәрсә эшләсәм ярый? Нәрсә эшләргә ярамый? Ничегрәк үзеңне тотарга?” кебек сораулар куелды һәм шул сорауларга балалар күмәкләшеп җаваплар таптылар. Тукайның шигырьләр һәм әкиятләр дөньясы баланы  яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Дөрестән дә, балалар Су анасының алтын тарагын алып качкан малайның дөрес эшләмәгәнен, Шүрәлене кызык иткән Былтырның зирәклеген, Кәҗә белән Сарыкның хәйләкәрлек аркасында исән калуларын  бик яхшы аңлыйлар. Чара күмәкләшеп “Туган тел” җырын җырлау белән төгәлләнде. Әлеге чарада 50 бала катнашты.