Тукай иҗаты - рәсемнәрдә
Китапханәдә Тукай иҗаты буенча рәсем ясаучы китап укучы балалар җыелды. Алар Тукайның үзләре яратып укыган әсәрләре буенча рәсемнәр ясап алып килгәннәр иде. Рәсемнәр буенча әңгәмә оештырылды. Моратов Азамат “Бала белән Күбәләк” шигыренә рәсем ясап алып килгән һәм әлеге шигырьне яттан сөйләргә дә өйрәнгән. Аңа китапханәнең истәлек бүләге тапшырылды. Соңыннан Интернеттан Тукай иҗаты буенча рәсемнәр карау һәм әңгәмә оештырылды.