“Гаилә белән укыйбыз”
Күп балалы гаиләләр өчен Мәдәният дәресе үткәрелде. Алар белән мәдәният йортындагы Туган як музеена экскурсия оештырылды. Куренекле шәхесләребез – Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында полк улы бклган Камил Шакиров, авылдашыбыз – шагыйрь, Г.Тукай, М.Җәлил ис. премияләр лауреаты Г.Морат турында белешмәләр бирелде, алар турындагы стендлар янында әңгәмә оештырылды. Шулай ук музейдагы борынгы көнкуреш экспонатлары белән дә танышып уздылар. Соңыннан китапханәдә Г.Морат иҗаты белән танышу максатыннан “Гаилә белән укыйбыз”исемле кычкырып уку оештырылды.