Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Мәрҗани – фикер иясе”

Киң җәмәгатьчелек быел мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 еллыкны билгеләп үтте, бу уңайдан күп җирдә бик матур  чаралар үтте. Бүген Зур Сәрдек авыл китапханәсендә дә “Россия пенсионерлар Союзы” Кукмара бүлекчәсенең авылыбызда яшәүче һөнәри һәм иҗади осталыкка ия булган өлкән буын вәкилләре белән “Мәдәният һәм мәгърифәт” юнәлешендә “Мәрҗани – фикер иясе” дигән темага тәүге утырышы булып узды.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хөсәенова Рәмзия Сабирҗан кызы утырышта катнашучыларга энциклопедик галим, фәлсәфәче, тарихчы, дин белгече Ш. Мәрҗанинең гыйбрәтле тормыш юлы турында сөйләде, хезмәтләре  белән таныштырды. “Мәрҗани – фикер иясе” исемле китап күргәзмәсенә куелган  материаллар да катнашучылар өчен шактый кызыклы иде. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган Татарстанның атказанган укытучысы Вильданова Хәлимә Мөгыйн кызы да бөек татар мәгърифәтчесе турында бик кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Әнә шундый эчтәлекле дә, гыйбрәтле дә, кирәкле дә сөйләшү булып узды буген китапханәдә.  

Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсе җитәкченең урынбасары Нәбиева Зөһрә Вагыйз кызы, “Пенсионерлар Союзы”ның Кукмара җирле бүлекчәсе рәисе Зәкиев Артур Август улы, район ветераннар оешмасы рәисе Иванов Валентин Константинович, пенсионерлар союзының җирле бүлеге җитәкчесе урынбасары Әхмәдеева Римма Константиновналар әлеге чарада катнаштылар һәм фикерләре белән уртаклаштылар.

Өлкәннәребез актив тормыш позициясе алып барсын, тормышны сөеп, кешеләр белән аралашудан хозурланып һәм канәгатьлек алып яшәсеннәр иде, дигән максат белән уздырылган әлеге чарадан һәркем рәхмәт әйтеп, әлеге очрашулар дәвамлы булсын дигән теләк белән таралышты.