Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Тукай дөньясына сәяхәт”

Китапханәдә китап укучы балалар белән Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан “Тукай дөньясына сәяхәт” дип аталган чара үткәрелде. Әлеге чарада Г.Тукайның балалар өчен язылган китапларына күзәтү ясалды. “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләрен кычкырып уку оештырылды. “Су анасы” әкиятен яттан Ибраһимов Мөхәммәт (4 яшь) сөйләде. Шакирова Иделия (2 класс) һәм Ибраһимов Йосыф (2 класс) Шүрәле әкиятеннән өзекне сәнгатьле итеп укыдылар. 3 сыйныф укучылары Шарапова Золфия, Гайфиева Алинә, Хаҗиева Алинә, 4 сыйныф укучысы Шәйхетдинова Илзия “Туган тел” җырын башкардылар. Соңыннан Тукайның “Тылсымлы сәхифәләр” исемле китабы буенча мультфильмнар карау оештырылды. Барлыгы әлеге чарада 9 китап укучы катнашты.