Сөй гомерне, сөй халыкны...
Зур Сәрдек мәдәният йортында Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Сөй гомерне, сөй халыкны...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге кичә өчен “Без – Тукайлы халык” дип исемләнгән электрон презентация эшләнде. Кичәне алып баручы Хөсәенова Рәмзия апа тамашачыларга Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында да сөйләде. Кичәдә “Сердәш” фольклор ансамбле башкаруында Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган авыл”, “Бишек җыры”, “Бәйрәм бүген”, “Пар ат” җырлары да яңгырады, “Чәчкә” халык бию ансамбле кызларының чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килде. Иң яшь шигырь сөйләүче Ибраһимов Мөхәммәт (4 яшь) “Су анасы” шигырен сөйләп һәркемне таң калдырды. Гимназия укучылары Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Бала белән сандугач” әсәрләрен сәхнәләштереп бик матур итеп уйнадылар. Кичә тамашачылар белән бергәләп “Туган тел” җырын җырлап төгәлләнде. Әлеге кичәне карарга 100 гә якын кеше килгән иде.