"Әкият"тә кунакта
Бүген Зур Сәрдек авылы балалар бакчасынына Наян һәм Шаян исемле шамакайлар (клоуннар) кунакка килде. Алар балаларга күп сюрпризлар салынган серле сандык белән килгәннәр. Тик аларга юлда Убырлы очрап серле сандыкның ачкычын урлаган булып чыкты. Нәниләр белән аптырашып торган арада Убырлы үзе дә килеп кермәсенме?! Явыз, юньсез Убырлыны балалар белән тәрбияләп карарга булдык. Наян һәм Шаян ярдәмендә балалар Убырлыга табышмакларның җавапларын табарга булыштылар. Убырлыны матур һәм дөрес итеп тылсымлы сүзләр кулланып сөйләшергә өйрәттеләр, кешеләргә яхшылык эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Юньсез Убырлы әйбәтләнеп, гел яхшылык кына эшләргә вәгъдә биреп, Наян, Шаянга, балаларга рәхмәт әйтеп кайтып китте. Ә балалар рәхәтләнеп Наян һәм Шаян белән биеделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Әкият геройлары булып килгән мәдәният хезмәткәрләрен тагын килергә чакырып озатып калдылар. Әлеге чарада 52 бала катнашты.