Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Без Тукайны укыйбыз!

Зур Сәрдек авыл китапханәсендә “Без ТУКАЙНЫ укыйбыз!” дигән чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты – Тукай иҗаты турындагы белемнәрен арттыру, Тукай әсәрләрен аңлап укуны пропагандалау, буш вакытны файдалы үткәрергә өйрәтү. Чарада 2-5 сыйныфларда укучы 10 бала катнашты. Китапханәче китап  укучы балалар белән Г.Тукайның иҗаты турында кереш әңгәмә оештырды. Шуннан соң һәр бала Тукайның берәр китабын сайлап шуннан кычкырып уку үткәрелде. “Эш беткәч, уйнарга ярый” китабы буенча “Шигырьне дәвам ит” исемле уен оештырылды.  5 сыйныф укучылары Хөсәенова Дилә һәм Хәмидуллин Фәннур Тукай шигырьләрен яттан әйбәт беләләр икән, чөнки китапханәче туктаган урыннан теләсә кайсы шигырьне күңелдән сөйләп китә беләләр. Соңыннан “Тукай бөек, Тукай батыр, Тукай үзенең иҗаты белән баһадир” исемле Тукай почмагы янында иҗаты буенча эшләнгән кул эшләрен карау оештырылды.