Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Чернобыль - 30 ел

. Дөньяның иң дәһшәтле атом һәлакәте - Чернобыль фаҗигасенә быел 30 ел тула. Шул уңайдан Зур Сәрдек китапханәсендә "Чернобыль афәтенә – 30  ел" дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. Максат – китап укучы балаларга атом, аның килеп чыгу тарихы, Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү, тарихыбыздагы аяныч вакыйгаларны белүләренә ирешү. Әлеге чарага Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашыбыз “Орден мужества“ исемле хөкүмәт бүләге иясе Җиһаншин Ренат  абый чакырылды. Хөсәенова Рәмзия апа китап укучыларга аңлаешлы итеп Чернобыль фаҗигасе, аның нәтиҗәләре турында сөйләде. Китапханәче Шакирова Наилә "Чернобыль элек һәм хәзер” исемле рәсем күргәзмәсенә күзәтү ясады. Ренат абый Җиһаншин китап укучыларга Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә ничек катнашулары турында сөйләде.  “Без бу һәлакәтнең үзәгендә кайнадык. Шулай итеп без миллионлаган кеше тормышын саклап калдык. Берни дә уйламыйча һәлакәт нәтиҗәләренә каршы көрәштек. Бу вакыйгаларда катнашкан иптәшләремнең бик күбесе юк инде. Мондый фаҗигане кабатламаска омтылу – безнең һәрберебезнең бурычы”, - диде ул.

Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте – чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде. Кеше язмышларын җимерүче андый һәлакәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде.