Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Халыкара балалар китабы атналыгы

Балалар китабы атналыгы уңаеннан  “Китап атналыгы” уздырылды. Атналык дәвамында “Балачак энциклопедиясе” буенча чаралар үткәрелде. Татар, рус һәм чит ил язучыларының портретларын, күренекле әсәрләрен үз эченә алган, төсле рәсемнәр белән бизәлгән “Балачак энциклопедиясе”нә кергән әсәрләрне мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары белән бергәләп уку  оештырылды. Атналыкның бер көнендә “Шигъри табышмаклар” дигән чара үткәрелде. Әлеге чара өчен Г.Корбанованың “Аю булу кыенмы?” китабы буенча электрон презентация ясалды. Табышмакларга иң күп җавап бирүчеләргә балалар китаплары бүләк ителде. Атналыкның йомгаклау чарасы итеп “Без  - Тукайлы халык” дигән шигырь уку кичәсе үткәрелде. Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел уңаеннан үткәрелгән әлеге чара Тукай әсәрләре буенча татарча мультфильмнар карау белән тәмамланды. Әлеге чараларда 50 гә якын бала катнашты.