Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Хуш киләсең, Нәүрүз!

Зур Сәрдек мәдәният йортында "Хуш киләсең, Нәүрүз! " дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәм Нәүрүз такмакларын әйтү белән башланып китте. Бәйрәмгә килгән балалар спорт ярышларында катнаштылар,  шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле иҗади конкурсларда катнашып бүләкләр алдылар. Балалар китабы атналыгы көннәренә туры китереп Г.Корбанованың "Аю булу кыенмы?" китабы буенча эшләнгән "Шигъри табышмаклар" дигән уен-презентация үткәрелде. Бәйрәм ахырында һәркем мәдәният хезмәткәрләре пешергән тәмле ботка һәм коймак-кабартмалар белән сыйландылар. Бу көнне бәйрәмгә килгән һәркем язгы күңел күтәренкелеге белән, салкын кышлар үтеп ямьле язлар җитүенә куанып кайтып китте.  Кышны озату, язны каршылау бәйрәме әнә шулай – Дуслык бәйрәме буларак бик күңелле үтте Зур Сәрдектә.