Кошлар - безнең дуслар!
Халыкара кошлар көненә багышланган “Син кошларны таныйсыңмы?” дигән чара үткәрелде. Максат - кошлар турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, әдәбиятта кошлар темасы аша балаларда аларга карата сак караш тәрбияләү, балаларны китапханәгә тарту. Кереш әңгәмәдән соң кошлар турында язылган китапларга күзәтү ясалды. Китап укучы балалар рәсемнәрдән кошларны аерырга өйрәнделәр, кош исемнәрен татарча һәм русча әйтергә өйрәнделәр. “Кошлар” исемле китаптан кара карга һәм сыерчык турында укып фикер алышу оештырылды. “Птицы Красной книги Татарстана” исемле электрон презентация карадылар. 9 китап укучы катнашты.