Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Россия – минем Ватаным”

12 июнь – Россия көне уңаеннан Зур Сәрдек гимназиясе крашында оештырылган “Кояшкай” лагерена йөрүче балалар белән “Россия – минем Ватаным” дип исемләнгән чара үкәрелде. Әлеге мәгълүмати-патриотик чара балаларның мәдәният йортында урнашкан музейга экскурсиясе белән башланып китте. Рәмзия апа аларга авылыбызның үткәне, туган ягыбызның танылган шәхесләре турында  сөйләде. Балаларны үткәннәргә игътибарлы булырга чакырды, тарихи даталарны белүнең мөһимлеге турында аңлатты. Чараның икенче өлеше китапханәдә дәвам итте. Балалар электрон презентация аша Россия көне бәйрәменең тарихы, Россия Федерациясенең символлары, күпмилләтле халкы, бай табигате турында белделәр. Китап күргәзмәсе белән таныштылар. Викторина сорауларына җаваплар таптылар. Балалар белән өй макеты ясау оештырылды, алар өй түбәсен Россия флагы төсләренә буядылар. Китапханәгә балалар өчен килгән газета-журналлар белән таныштылар, өстәл уеннары уйнадылар. Ахырдан уен мәйданчыгында ял иттеләр. (24 бала, 4 тәрбияче)