Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Пушкин - бөек!"

Зур Сәрдек гимназиясе каршында оешкан җәйге лагерьга йөрүче балалар белән “Пушкин – бөек!” дип аталган әдәби чара үткәрелде. Балалар электрон презентация ярдәмендә бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның биографиясе һәм иҗаты турында яңа мәгълүматлар белән таныштылар. Рус әдәбиятының кояшы булган Пушкинның туган көне Россиядә "Рус теле көне" буларак билгеләп үтелүе, Пушкинның рус әдәби теленә нигез салучы бөек шәхес булуы турында белделәр. А.С.Пушкинның китаплары белән таныштылар. Китапханәче башкаруында Г.Тукайның “Пушкинга” дип аталган шигырен тыңладылар. Пушкин иҗаты һәм рус теле буенча оештырылган викторина сорауларына җаваплар таптылар. Чарада барлыгы 26 бала һәм 2 тәрбияче катнашты.