"Без - Тукай оныклары"
Халыкара балалар китабы атналыгы көннәрендә “Без – Тукайлы халык!” дигән чара үткәрелде. Китап укучы балаларга Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләгәннән соң, Тукайның шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Чара Тукай әсәрләре буенча төшерелгән татарча мультфильмнар карау белән төгәлләнде.