“Гаилә бәхете – ил бәхете”
15 май – БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара гаилә көне. Ул гаиләнең күпсанлы проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын юнәлтүне максат итеп куя. Бу көнне бөтен илләрдә гаилә проблемаларына багышланган чаралар үткәрелә. Халыкара Гаилә көне уңаеннан безнең китапханәдә дә “Гаилә бәхете – ил бәхете” дип аталган чара үткәрелде. Чара түгәрәк өстәл артында сөйләшү форматында оештырылды. Катнашучылар электрон презентация аша әлеге бәйрәмнең тарихы, әһәмияте, мөһимлеге турында белделәр. “Бәхетле гаиләнең 10 кагыйдәсе” белән таныштылар. "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан куелган "Ныклы гаилә" проекты хакында фикер алыштылар. Күп балалы ана Рәмзия ханым гаиләдәге тынычлыкны саклауда хатын-кызның роле турында үзенең акыллы киңәшләрен бирде. Өч бала атасы Ринат әфәнде дә бәхетле гаиләнең нигезендә ир һәм хатынның зур җаваплылыгы турында үз фикерләре белән уртаклашты. Катнашучылар әлеге чарага махсус әзерләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Гаилә — җәмгыятьнең төп элементы һәм кешелек кыйммәтләрен саклаучы. Ул дәүләтне ныгытуга һәм халыкның иминлеген арттыруга булышлык итә. Гаилә - җан тынычлыгы таба торган урын ул. Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы ул. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Түгәрәк өстәл артында барган сөйләшүдә әнә шундый фикерләр яңгырады.