Без - тәмәкегә каршы!!!
Бүген китапханәдә 8 сыйныф укучылары белән “Без – тәмәкегә каршы!” дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, күпчелек тәмәкече 18 яшькә кадәр үк әлеге начар гадәткә өйрәнә. Шуларның чирек өлеше исә 10-11 яшьтә үк беренче тәмәкесен татып карый икән. Балалар һәм яшүсмерләр никадәр иртәрәк тәмәке тартырга өйрәнсә, аның даими “агуланучы”га әйләнү ихтималы да шулкадәр арта. Әлеге чара укучыларны әнә шул начар гадәтнең колы булудан саклап калу максатыннан үткәрелде.
Электрон презентация ярдәмендә укучыларга тәмәке тартуның иң киң таралган начар гадәт булуы турында аңлатылды. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә никотиннан психологик һәм физик бәйлелек барлыкка килүе һәм әлеге аяныч хәлнең күңелсез нәтиҗәләре турында аңлату эшләре алып барылды. Сыйныф сәгатендә булган һәр бала үзләре белән яшәүче өлкәннәр арасында тәмәке тартучылар белән профилактик сөйләшү алып барырга вәгъдә бирделәр. Чараның йомгаклау өлеше мәдәният йортының ял бакчасында үтте. Укучылар белән дару үләннәре, аларны дөрес итеп файдалану, табигать белән гармониядә яшәү кирәклеге турында сөйләшү үткәрелде.
Сәламәт кеше – бәхетле кеше. Теләсә нинди белемнең төп максаты – нәрсәгә дә булса ничек күнегергә кирәклеген яки нәрсәдән дә булса ничек итеп саклану чараларын дөрес һәм нәтиҗәле итеп өйрәтү. Бүгенге чарада катнашкан укучылар нык характерлы, сәламәт яшәү рәвешен тормыш принцибы итеп яшәүчеләр булырлар дип өметләнәсе килә.