Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

#Читаем детям о войне #Балаларга сугыш турында укыйбыз

Китап укучылар белән “Читаем детям о войне” исемле Халыкара акциядә катнашу күркәм традициягә әйләнде. Быел әлеге чара гимназиянең 4 сыйныф укучылары белән үткәрелде. “Читаем о войне” исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Цитата – “Прочитанная книга о войне – твой подарок ко Дню Победы”. Күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды. Халкыбызга сугыш китергән афәт турында балалар тетрәнеп тыңладылар. Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. С.Алексеев, К.Симонов, М.Җәлил, Ә. Еники әсәрләрен уку оештырылды. Китап укучы балалар сугыш чоры балаларының язмышы турындагы хикәяләрне тетрәнеп тыңладылар. Чара ахырында “Дети войны” дип аталган видеоролик күрсәтелде. (17 китап укучы катнашты).