"Тукай әкиятләре буйлап,,,"
........
Зур Сәрдек авылы балалар бакчасында бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Тукай әкиятләре буйлап...” дигән чара үткәрелде. Балалар белән Г. Тукай китапларына күзәтү ясалды,әкиятләре буенча әңгәмә оештырылды. Балалар Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр, “Туган тел” җырын татарча, русча һәи инглизчә җырлап күрсәттеләр. “Бала белән күбәләк” шигырен кычкырып уку оештырылды. Шуннан соң балалар белән кәгазьдән күбәләкләр ясау буенча мастер-класс оештырылды. Әлеге чарада 42 бала катнашты.